news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иран вице-президенты "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәгендә булды

Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари Казанга сәфәре барышында "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәгендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.

Иран делегациясе әгъзалары өчен инжиниринг үзәге буенча экскурсияне КИТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов үткәрде. Ул, аерым алганда, металлар эретү станогын күрсәтте. Шулай ук кунакларны металларны лазер ярдәмендә кисү һәм эретеп ябыштыру өчен файдалана торган станок белән дә таныштырдылар. Иран белгечләре белән әңгәмәдә Альберт Гыйльметдинов лазер белән теләсә нинди металлны эшкәртеп булуны ассызыклады. КИТТУ-КАИ ректоры Иран делегациясе әгъзаларына төрле объектларны тикшерү һәм 3D-модельләрен төзү өчен компьютер рентген томографын да күрсәтте.  

Инжиниринг үзәгенә сәфәр барышында Альберт Гыйльметдинов КИТТУ-КАИның композит материаллар һәм башка юнәлешләр өлкәсендәге эшләнмәләр һәм проектларны тәкъдим итте, вуз турында сөйләде һәм Иран партнерларын хезмәттәшлеккә чакырды. Үз чиратында, Иран вице-президенты Сурен Саттари инжиниринг үзәгенең бүген тәкъдим ителгән  мөмкинлекләрен югары бәяләде һәм КИТТУ-КАИ белән хезмәттәшлеккә өмет белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot