news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран Украина очкычының очраклы рәвештә бәреп төшерелүен таныды

«Украина халыкара авиалинияләре» авиакомпаниясенең Boeing 737 очкычы 8 гыйнвар иртәсендә Тегеран аэропортыннан һавага күтәрелгәч һәлакәткә юлыкты.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Украина очкычы ялгышлык белән бәреп төшерелде, диелә Иран Кораллы көчләре генераль штабы белдерүендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кешенең хата җибәрүе аркасында самолет очраклы рәвештә бәреп төшерелде, кызганычка, бу илебез һәм чит ил гражданнарының үлеменә китерде», диелә документта.

Шулай ук Boeing 737 самолетының мөһим хәрби объектка бик якын килүе, үзенең формасы һәм очыш биеклеге белән дошман объектын хәтерләтүе дә билгеләп үтелә.

Белдерүдә искәртелгәнчә, илнең «һава һөҗүменә каршы оборона бүлекчәләре арасында үтә сизгерлекнең» сәбәбе Иран Кораллы көчләренең АКШның Гыйрактагы хәрби базаларына ракета һөҗүмнәреннән соң Америка хәрби самолетларының активлыгы арту белән бәйле.

Иран Президенты Хәсән Рухани Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә илнең шундый хата җибәргән өчен бик нык үкенүен әйткән һәм самолет һәлакәтендә гаепле затларның җавапка тартылачагын вәгъдә иткән.

«Украина халыкара авиалинияләре» авиакомпаниясенең Boeing 737 очкычы 8 гыйнвар иртәсендә Тегеран аэропортыннан һавага күтәрелгәч һәлакәткә юлыкты. Лайнердагы кешеләрнең барысы да һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100