news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иран Россия белән стратегик партнерлык турында килешүне раслады

Иран парламенты рәисе Мөхәммәд Багер Галибаф ил Президенты Масуд Пезешкианга Россия Федерациясе белән киң колачлы стратегик партнерлык турында расланган килешү юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документ дәүләт эчендә узарга тиешле килештерүләрнең барлык этапларын үткән һәм закон рәвешендә тапшырылган.

Элегрәк килешү Иран парламенты тарафыннан ратификацияләнгән иде, ә аннары Конституция сакчылары советы – канун проектларының Конституциягә һәм ислам хокукы нормаларына туры килүен тикшерүче орган тарафыннан тулысынча хупланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot