news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран Президенты Рәиси Казанда БРИКС саммитында катнашачак

Иран Ислам Республикасы Президенты Сәид Ибраһим Рәиси Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта журналистларга Иранның Россия Федерациясендәге илчесе Казем Җәләли «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисади форумында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Әйе, без Иран президенты — доктор Рәиси һичшиксез булачак дип расладык. Аны чакырдылар», - дип хәбәр итте дипломат, тиешле сорауга җавап биреп.

«Без аның Иран Ислам Республикасы Президенты һәм БРИКСның яңа әгъзасы буларак безгә дус илдә — Россия Федерациясендә саммитта катнашуы өчен максималь көч куябыз», — дип өстәде Җәләли.

  • БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. Элегрәк Иран лидерының чарада катнашуы фаразланган иде, ләкин төгәл раслау әлегә юк иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100