Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иран Президенты Рәиси һәлак булган - РИА Новости
Вертолет һәлакәте вакытында Ислам Иран Республикасы Президенты Сәед Ибраһим Рәиси, Иранның Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Хөсәен Әмир Абдоллахиан, Азәрбәйҗаннан кайтып килә торган делегациянең башка барлык әгъзалары үлгән, дип яза РИА Новости Mehr агентлыгына сылтама белән.
«Иран Президенты һәм аны озата баручылар вертолет белән фаҗигадә һәлак булды. Ибраһим Рәиси, илебез президенты, Иранның төньяк-көнбатышында таулы районда вертолет һәлакәтендә үлде. Тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиан да һәлак булучылар арасында», диелә агентлык хәбәрендә.
Вертолетта президент белән Тышкы эшләр министрлыгы башлыгыннан кала, Тәбриз имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, вертолет экипажы һәм бер сакчы була, диелә хәбәрдә.
Соңрак Иран вице-президенты Мохсен Мансури Рәиси һәлак булу турында хәбәрне раслады, дип хәбәр итте РИА Новости.
Иранның Кызыл Ярым ай оешмасы президент белән Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы һәлак булуын хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Һәлакәткә очраган вертолетны тапкач, исән пассажирлар табылмады», – дигән Кызыл Ярым ай башлыгы Пир Хөсәен Коливанд IRIB телеканалы эфирында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз