Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иран Президенты һәлак булу сәбәпле, Татарстан Диния нәзарәте кайгы уртаклашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Миразахани исеменә Президент Сейед Ибраһим Рәиси һәм аны озатып килүче затларның вертолет һәлакәтендә фаҗигале үлемнәре сәбәпле кайгынамә юллады. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хатта Татарстан мөселманнары, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Камил хәзрәтнең үз исеменнән болай диелә: «Иран халкының кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһыдан мәрхүмнәрне рәхмәтеннән калдырмавын сорыйбыз, ә аларның якыннарына шушы хәсрәтне кичерү өчен сабырлык телибез».
Кайгы уртаклашу йөзеннән Нәзарәт шулай ук Иранның Казандагы генконсуллыгы каршында чәчәкләр салу мәрасимендә дә катнашты. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин генконсул Давуд Марзаханига һәм Иран халкына җылы сүзләр җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз