news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран Президенты БРИКС валютасы кәрзинен булдыруның мөһимлеге турында белдерде

Иран Президенты БРИКС валютасы кәрзинен булдыруның мөһимлеге турында белдерде
Фото: © Станислав Красильников / Фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Хәзерге дөнья азык-төлек иминлеге өлкәсендәге проблемалар, климат үзгәрешләре, кризис, Төньяк һәм Көньяк аерылуы белән очраша. Бүген Казанда узган БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышында Иран Президенты Масуд Пезешкиан БРИКС валюта кәрзинен яки исәп-хисапларның яңа механизмын булдыру кирәклеге турында белдерде.

Масуд Пезешкиан дөнья икътисады һәм финанс мөнәсәбәтләре үсеше мәсьәләләрен күтәрде. Сәясәтче фикеренчә, дөнья икътисадында доллар өстенлеген киметергә кирәк. «Моңа бәйле рәвештә БРИКС валюта кәрзинен яки доллардан бәйсез исәп-хисапларның яңа механизмын булдыру шарт. Америкалылар конфликтлар, шулай ук бөтен дөнья буйлап сугышлар үсешенә ярдәм иттеләр дип әйтергә тиешмен. Һәм без хәзер Ливан һәм Палестинада ниләр барганын бик яхшы аңлыйбыз», - диде ул.

Иран Президенты сүзләренчә, БРИКСны формалаштыру һәм киңәйтү соңгы елларда дөнья җәмәгатьчелеге өчен «үз язмышын бары тик Көнбатыш державаларның теләкләре һәм омтылышлары белән генә бәйләмәү мөмкинлеге». «БРИКС төркеме альтернатив юл ачты һәм үз ролен раслады», – диде Масуд Пезешкиан.

«БРИКСка яңа катнашучылар өстәлеп, бу төркем хәзер үсеш кичерә торган илләрнең һәм, шул сәбәпле, яңа барлыкка килә торган базарларның шактый өлешен тәкъдим итә. Төркемнең оператив һәм амбициоз карарлар кабул итүе көтелә», - диде ул.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100