news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран Президенты БРИКС илләренең дөньяда гадел система төзүләре турында белдерде

Иран Президенты Масуд Пезешкиан БРИКСны төбәк һәм халыкара дәрәҗәдә илләр арасындагы хезмәттәшлек һәм якынаюның иң уңышлы моделе дип атады. «Берләшмәгә кергән илләр уртак тырышлык белән дөнья төзелеше системасын гаделрәк төзи алачак», – дип белдерде ул Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә «аутрич» / «БРИКС плюс» форматында БРИКС саммитында катнашучы делегация башлыкларының уртак утырышы кысаларында.

«Уртак ихтыярлык һәм гамәлләр хәзерге системада таләп ителә торган фундаменталь үзгәрешләр һәм гаделлек, тотрыклылык нигезендә тәртип булдыру өчен кирәк. Иң яхшы дөнья ул – санкция, агрессия, сугыш, авырулар яки геноцид эзләре булмаган дөнья булыр иде», - дип билгеләде ул.

Масуд Пезешкиан әйтүенчә, БРИКС илләре динамикалы һәм үсеш кичерә торган икътисадка ия. «Бу тирән икътисади һәм сәүдә элемтәләрен булдыру өчен кыйммәтле мөмкинлекләр тудыра. Берьяклы сәясәт булган дәүләтләр чикләүләр кертүне дәвам итәчәк, әмма бу БРИКСка «иң яхшы дөнья» төзү эшендә комачауламаячак», –диде ул.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100