Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иран АКШны Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукыннан мәхрүм итүне таләп итте
Иран спорт министры Әхмәд Доньямали белдергәнчә, Халыкара футбол федерациясе АКШны, Иран тирәсендәге хәрби низагка бәйле рәвештә, дөнья чемпионатын уздыру хокукыннан мәхрүм итәргә тиеш. Бу хакта Иранның SNN телеканалы хәбәр итә.
Министр сүзләренчә, турнирга кадәр өч ай калып бара, әмма Иран һаман да сугыш халәтендә, бу, авиаэлемтәне дә кертеп, барлык өлкәләргә дә кагыла. Доньямали шулай ук АКШ территориясендә Иран спортчыларының иминлеге уңаеннан борчылуын белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, Тәһран тиешле шартлар тудырылган очракта үз матчларын Мексикада уздырырга тәкъдим иткән, әмма әлегә сугыш аркасында мондый мөмкинлек юк. Министр киләчәктә хәлләр үзгәрер һәм Иран футболчылары турнирда катнаша алыр дигән ышаныч белдерде.
2026 елгы дөнья чемпионаты беренче тапкыр өч илдә — АКШ, Канада һәм Мексикада — 11 июньнән 19 июльгә кадәр узачак. Иран җыелмасы Бельгия, Мисыр һәм Яңа Зеландия командалары белән бергә G төркеменә эләкте. Башта төркем матчларын Америка территориясендә уздырырга ниятләгәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз