Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иран министры урынбасары: Санкцияләр кертелү илләр арасында хезмәттәшлеккә этәрде
Иранның тышкы эшләр министры урынбасары Али Багери әйтүенчә, Америка Кушма Штатларыннан килгән янаулар һәм Иран белән Россиягә карата кертелгән санкцияләр ике илгә дә басым ясый. Бу хакта ул «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумының пленар утырышында сөйләде.
«Дәүләт лидерлары зирәк булганга күрә, бу чикләүләр хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә әйләнде. Санкцияләр кертелү Иран белән Россия арасында хезмәттәшлеккә этәрде. Илләр арасында хезмәттәшлек урнашмыйча, икътисади элемтәләрдән башка тотрыклылыкка ирешү мөмкин түгел», – диде Али Багери.
- 14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз