news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран министры урынбасары Рөстәм Миңнехановны янә республикага килергә чакырды

Иран министры урынбасары Рөстәм Миңнехановны янә республикага килергә чакырды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Иран икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәвад Шәрифзадә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабат ислам республикасына килергә чакырды һәм Россия-Иран элемтәләрен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган очрашуда җиткердерде, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Иран лидеры Ибраһим Рәиси белән шәхсән таныш булуын искәртте. Ул аның белән 2017 елда Иранда, ә аннары 2018 елда, Рәиси җавап визиты белән Татарстанга килгәч очрашкан.

«Без Иран Президентына республикабызга һәм хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен рәхмәтле. Мин Иранга һәрвакыт теләп барам. Бездә Тегеран белән дә, Иранның күп кенә провинцияләре белән дә яхшы диалог урнаштырылган. Соңгы тапкыр без анда узган елның сентябрендә булдык», — диде ул.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, якларның мөнәсәбәтләрен үстерүдә Иранның Казандагы Генераль консуллыгы зур роль башкара. Сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә. Иран территориясендә Татарстан компанияләренең берничә проекты гамәлгә ашырылган. Ике яклы элемтәләрнең потенциалы моның белән генә чикләнми, дип ышана ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100