news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран һәм Испания матчын карарга Казанга 15 мең Иран җанатары киләчәк

Иртәгә, 20 июньдә,Чемпионат кысаларында Казанда Иран һәм Испания футбол җыелма командалары очраша.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Иран җыелма командасы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчына килде. Иранлылар Испания командасы белән көч сынашачак.

Чемпионатның 1нче турында Иран Марокко командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Испан командасы белән Португалия җыелмасы, киеренке рәвештә көч сынашып, үзара тигез - 3:3 исәбенә ирештеләр .

Иран җыелмасы Казанга В группасы лидеры буларак килде. Иран командасында Казан җанатарларына таныш булган -  Казанның “Рубин” командасында уйнаган Сердар Азмун да бар.

Иранлылар ФИФАда рейтингта - 37нче урында һәм бу – В группасында 3нче күрсәткеч. Португалия – рейтингта 4нче урында. Испания җыелмасы – 10нчы позициядә.
Бүген, 19 июньдә, Иран җыелмасы “Казан-Арена”да рәсми күнегүләр һәм матбугат конференциясе уздыра. Испания футболчылары да Казанга бүген килә һәм футбол кырын сынап караячак.

  • Иран һәм Испания җыелмалары матчы Казанда иртәгә, 20 июньдә 21.00 сәгатьтә башлана.

Испаниянең AS матбугат чыганагы хәбәр иткәнчә, Иран футболчыларына көч бирергә Казанга 15 меңгә якын җанатар киләчәк. Алар өчен махсус авиарейслар булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100