Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иран консулы «Татар-информ» турында: Сезнең эшегез укучыларның ышанычын яулады
«Татар - информ» - Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда миллионлаган укучыларының ышанычын яулаган мәгълүмат чыганагы. Бу хакта агентлыкны 35 еллыгы белән котлап, Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани хәбәр итте.
«Чын күңелдән сезне агентлыгыгызның 35 еллык юбилее белән котлыйм. Шушы еллар эчендә «Татар-информ» ышанычлы мәгълүмат чыганагына әверелде, ул республикада, Россиядә һәм дөньядагы вакыйгаларны оператив һәм дөрес яктырта. Сезнең эшегез миллионлаган укучыларның ышанычын яулады һәм бөтен дөнья буйлап ватандашларыгызны берләштерде. Агентлык коллективына һөнәри энергияне югалтмауны, укучыларына тугрылыкны һәм журналистиканың югары стандартларын саклауны дәвам итүне телим», - диде Генераль консул.
Ул ассызыклаганча, «Татар-информ»ның эше бөтен Татарстан үсешенә һәм аның мәгълүмати мөстәкыйльлегенә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз