news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран консуллыгы “Татар-информ”га нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде

Казанда Иран генераль консулы вазифасын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булды.

Иран консуллыгы “Татар-информ”га нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Рөстәм Килсинбаев). Казанда Иран генераль консулы вазифасын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булды һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Дипломат агентлыкның генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашты һәм “Татар-информ” корреспондентына интервью бирде.

Очрашуның имам Хомейниның Париждан Иранга кайтуына бер ел булган көнне һәм Ислам революциясе җиңү көне алдыннан узуы игътибарга лаек, дип билгеләп үтте Алибеман Эгбали Зарч. Бүгенге көннән башлап 11 февральгә кадәр Иранда бәйрәм бара - Дахе-е фаджр (ун көн -ред. иск.).
Россия һәм Иран арасындагы мөнәсәбәтләр бүгенге көндә искиткеч яхшы чорны кичерә, дип саный генераль консул вазифасын башкаручы.

“Соңгы 4-5 гасыр эчендә бүгенгедәй матур мөнәсәбәтләр булганы юк иде”, - диде ул.

Россия-Иран элемтәләрен үстерүдә зур рольне массакүләм матбугат чаралары уйный, дип исәпли дипломат. Алибеман Эгбали Зарч “Татар-информ” генераль директорына хезмәттәшлек һәм Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгына мәгълүмати ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.

“Сүз дә юк, товар әйләнешенә, Россия һәм Иран арасындагы үзара ике яклы хезмәттәшлеккә кагылышлы төп факторлар, ахыргача өйрәнелмәгән әле. Эшмәкәрлек теле белән әйтсәк, Иран-Россия багланышларында әлегә ниндидер бренд булдырылмаган. Бу яктан нәкъ менә сезнең роль бик мөһим”, - диде дипломат.

“Татар-информ”ны укучыларда яңалыклар, дустанә Иран турында мәгълүмат, Россия-Иран багланышлары зур кызыксыну уята, дип билгеләп үтте Шамил Садыйков.

“Безнең агентлыкка сезнең һәр килүегез - көтеп алынган вакыйга ул. Ике республика арасында якынаю һәм дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру буенча эшчәнлекнең сезнең җитәкчелектә уңышлы баруына без шаһит”, - дип билгеләп үтте ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100