news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран киносы көннәре Казан кинофестивале кысаларында үтәчәк

Казан кинофестивале 4 – 9 сентябрь көннәренә билгеләнгән.

Иран киносы көннәре Казан кинофестивале кысаларында үтәчәк
Михаил Захаров/архив

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел яз көне булырга тиешле Иран киносы көннәре Казан халыкара кино фестивале көннәрендә үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Иран киносы көннәре программасы әзер иде инде. Без аны яз көне күрсәтербез дигән идек. Хәзер аны кинофестиваль кысаларына керттек», — диде ул.

Кинофестиваль шулай ул кыргыз киносы программасы да әзерли. Миләүшә Айтуганова бу республика белән кино өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында искәртеп узды.

Конкурстан тыш программалар кысаларында «Россия — ислам дөньясы» программасы да бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100