news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иран илчесе: Казанда БРИКС саммиты илләр арасында багланышларны көчәйтәчәк

Казан БРИКС саммиты берләшмәнең яңа әгъзалары катнашында узган беренче мәйданчык булды. Бу чара илләр арасында багланышларны көчәйтәчәк, диде Иранның Россиядәге илчесе Казем Джелали.

«Дөнья бик үзгәрде. БРИКС төркеме тарих үсеше барышын билгеләячәк», – дип ассызыклаган ул социаль челтәрдә.

Джелали Казан саммитында Иран президенты Масуд Пезешкиан катнашачагын искәртте. Ул саммитка килгән дәүләт вәкилләре, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин белән очрашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot