news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран генералы Сөләйманины үтерүгә бәйле рәвештә Татарстан халкы кайгы уртаклаша ала

Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров Иран халкының кайгысын уртаклашты.

Иран генералы Сөләйманины үтерүгә бәйле рәвештә Татарстан халкы кайгы уртаклаша ала

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Иранның «Әл-Кудс» махсус бүлекчәсе белән идарә иткән генерал Касыйм Сөләймани һәлак булу, шулай ук Тегеранда Boeing 737 авиалайнеры һәлакәте сәбәпле, Иран Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгында Кайгы уртаклашу китабы барлыкка киләчәк. Генконсуллык тиешле нотаны Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаментына җибәргән.

«Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы хәбәр иткәнчә, генерал-майор Касыйм Сөләйманиның газаплы үлеме һәм пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу сәбәпле, 2020 елның 10 гыйнварында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә һәм 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Генераль консуллыкта Кайгы уртаклашу китабы ачылачак», диелә документ текстында.

Ислам революциясе Сакчылар корпусы составындагы (КСИР) «Әл-Кудс» махсус бүлекчәсе башлыгы Касыйм Сөләймани 2020 елның 3 гыйнварында АКШ хәрби-һава көчләре авиаһөҗүме нәтиҗәсендә үтерелә. Пентагон белдерүенчә, Сөләйманины юк итү буенча махсус операция АКШ президенты Дональд Трамп шәхси күрсәтмәсе буенча уздырылган.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров үзенең Иран коллегасы Җәвад Зариф белән телефоннан сөйләшкәндә Сөләймани һәлак булуга бәйле кайгы уртаклашуын белдерде. Ике министр да әңгәмә барышында «АКШ гамәлләре халыкара хокукның төп нормаларын тупас бозу булып тора һәм Якын Көнчыгышта җыелган катлаулы проблемалар чишелешләрен табарга ярдәм итми, ә төбәктәге киеренкелекне яңа раундка алып бара» дигән уртак фикергә килде.

Сөләймани үтерелгәннән соң, Иранны тагын бер фаҗига тетрәндерде. Тегеран янында 2020 елның 8 гыйнварында Тегеран—Киев маршруты буенча рейс башкарган Boeing 737 пассажир очкычы һәлакәткә юлыкты. Һава судносы бортында 176 кеше, шул исәптән 9 экипаж әгъзасы булган. Алар барысы да һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100