news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иран эшкуарлары Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли
Аерым алганда, Татарстан Республикасында нефть химиясе продукциясен даими нигездә сатып алуга карата кызыксыну белдерелде
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 2 февраль, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, Иран Ислам Республикасы парламенты (мәҗлесе) белән элемтәләр буенча депутатлар төркеме координаторы Хафиз Салихов Иран Сәүдә палатасы делегациясе белән очрашты.
Россиягә эшлекле визит белән килгән делегацияне Иран Сәүдә палатасы рәисе Мөхәммәд Нехавендиян җитәкли. Очрашуда шулай ук Иран һәм Россиянең катнаш сәүдә палатасы рәисе Әсәдолла Әсгар–Әүлади, Тәһран Сәүдә–сәнәгать палатасы вице–президенты, палатаның идарә әгъзасы һәм казначысы Шаһрох Заһири, әлеге төбәк оешмасының генераль секретаре Мәһди Расех, Иран Ислам Республикасының Мәскәүдәге илчелеге вәкилләре, РФ Сәүдә–сәнәгать палатасының Россия–Иран эшлекле советы генераль директоры Олег Акулиничев катнашты.
Озакка сузылган әңгәмә барышында, тулаем алганда, Россия–Иран мөнәсәбәтләренең торышына, Иран һәм Татарстан Республикасы арасындагы эшлекле, сәүдә–икътисади багланышларны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.
Яклар, аерым алганда, самолетлар төзү, агросәнәгать комплексы, газ суырту станцияләрен реконструкцияләү һәм төзү өлкәсендә кооперациянең алдагы мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Иранның “Сержан Гостан” компаниясе вәкиле Татарстан Республикасында нефть химиясе тармагы продукциясен даими нигездә сатып алуга карата кызыксыну белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2