news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран энергетика өлкәсендә Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Иран Ислам республикасы Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 36 нчы урында санала. Узган ел ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 60,23 млн. доллар тәшкил иткән. Татарстаннан бирегә каучук һәм резин эшләнмәләр, агач, механик җиһазлар һ.б. озатыла. Ираннан безгә келәмнәр, мебель, мебель фурнитурасы һ.б. кертелә. Бу мәгълүматлар бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашуда яңгырады. Министр Равил Зарипов кунакларны Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция мөмкинлекләре белән якыннан таныштырды, энергетика комплексының бүгенге хәле һәм перспективалары хакында сөйләде.

Министр Татарстанда энергия һәм ресурсларны саклау программасының гамәлдә булуын, соңгы 7 елда җитештерү күләменең 40 процентка үсүе, энергия куллануның элекке дәрәҗәдә калуын ассызыклады. Иран делегациясенә энергетика министры урынбасары Самарех Хашеми Шоабжарин Сәед Мәһди җитәкчелек итә. Ул Иранның энергетика системасын үстерү планнары белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте. Аерым алаганда, ул хәзер илдә кече электр станцияләре төзелүен җиткергән, бу тармакта Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә тукталган.

Мәгълүмат алмашканнан соң, яклар ике республика арасында хезмәттәшлекне дәвам иттерүнең перспектив юнәлешләренә тукталып узган. Алар – Иранны вертолетлар һәм “КАМАЗ” автомобильләре, газ сәнәгате өчен компрессорлар, газ турбиналары өчен запас частьләр белән тәэмин итү, Казан вузларында студентлар әзерләү, Иран белгечләренең Татарстан предприятиеләрендә квалификациясен күтәрү һ.б.

Иран энергетика министры урынбасары җитәкчелендәге делегациянең Татарстанга сәфәренең төп максаты - контрактта каралган ике МИ-17В-5 вертолеты төзелешен тикшерү, “Казан вертолет заводы” белән алга таба хезмәттәшлек итү хакында сөйләшү. Узган елның июлендә “Казан вертолет заводы” ААҖ белән Иранның Энергетика министрлыгы өчен ике вертолет төзүгә килешү имзаланган иде. Ул 2009 ел башында гамәлгә керде. Вертолетлар заказчыга киләсе елның апрелендә озатылыр дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100