Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иран делегациясе КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды
Иран белән хезмәттәшлек ныгый
(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Кичә Казанга килгән Иран Республикасы вице-президенты Сурен Саттари җитәкчелегендәге делегациянең вәкилләре Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды. Кунакларны әлеге институт директоры, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев каршылады һәм озатып йөрде.
Иң элек иранлылар геохимия лабораториясенә юл тотты. Биредә институт галимнәре нефть һәм су пробаларын өйрәнеп, кара алтын табуны җиңеләйтә торган юлларны эзли. Лаборатория хезмәткәрләре чит ил кунакларын үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.
Аннан делегация вәкилләре институтның 3D геоүзәгенә үтте. Биредә аларга Татарстандагы нефть-газ секторының үсешенә багышланган презентация үткәрелде. Рәсми кунакларны институтның рентген томографиясе лабораториясе дә кызыксындырды. Кернның зур булмаган үрнәкләрен тикшерергә мөкинлек бирә торган мондый техник җайланма геологларга нефть алынасы токым турында мәгълүмат алганда кирәк булуы мәгълүм.
“Иран, Татарстан шикелле үк, нефть һәм газга бай ил, шуңа аларда бу байлыкларны табу һәм эшкәртү өлкәсе алга киткән. Бүген Татарстан нефть-газ технологияләре юнәлешендә Иран белән элемтәләрне ныгыта. Татарча әйткәндә, бергә эшли торган мәхәлләне киңәйтәбез. Иран бездән республикабыз галимнәре уйлап тапкан нефтьне күкерттән чистарту технологияләрен сатып алды. Татарстанның исә нефтьне бораулау өлкәсендә Ираннан өйрәнерлек әйберләре күп”, – диде Татарстан-Иран проектлары кураторы - галим Әхмәт Мазһаров.
“Иран кунакларын Казан университетында геология, нефть-газ юнәлешендә уздырыла торган фәнни тикшеренүләр, өр-яңа фәнни эшләнмәләр, проектлар кызыксындырды. Уку йорты кысаларында рентген томографиясе технологияләреннән файдалана алу мөмкинлеге дә аларны битараф калдырмады”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Геология һәм нефть-газ институтындагы Өстәмә белем бирү үзәге директоры урынбасары Борис Платов.
Очрашудан соң делегация Кремльгә юл тотты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз