news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран делегациясе “Идея” технопаркында булды

“Идея” технопаркын III Нанотехнология фестивалендә катнашу өчен Тәһранга чакырдылар

(Казань, 5 март, «Татар-информ»). Наноиндустрия өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Иран делегациясе “Идея” технопаркында булды. Бу хакта Казан технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегация составында Иран нанотехнологияләре буенча инициатив төркем җитәкчесе, Иран фән һәм технологияләр университетының халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры доктор Али Бәйтуллаһи һәм Иран нанотехнологияләре буенча инициатив совет секретариаты җитәкчесе Али Солтани бар иде.
Иран делегациясенең “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко белән очрашуы технопаркның эшчәнлеге һәм инфраструктурасы, технопарк тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар һәм күрсәтелүче хезмәтләр белән танышу максатыннан узды.
Яклар нанотехнологияләрне үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба дәвам итәргә теләк белдерде.
Иран вәкилләре “Идея” технопаркы хезмәткәрләрен 2010 елда Тәһранда (Иран) узачак өченче Нанотехнология фестивалендә катнашырга чакырды. Ул моннан алда үткән фестивальләр эшчәнлегенең барлык төрләрен, шул исәптән сәнәгать күргәзмәләре “технология коридорын” үз эченә алачак. Бу юлы чара тагын да киңрәк колач белән, милли һәм Халыкара оешмалар катнашында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100