news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иран бизнесменнары “КАМАЗ” белгечләре белән товар сыйфаты турында сөйләшүләр алып бара

Иранның Казандагы Генераль консулы “КАМАЗ” йөк машиналарын Иранда җыю производствосын торгызу эшләренең киләчәге турында сөйләде.

Иран бизнесменнары “КАМАЗ” белгечләре белән товар сыйфаты турында сөйләшүләр алып бара
Султан Исхаков

 (Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстанның “КАМАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте һәм Иран автомобиль җитештерүчеләре хезмәттәшлеге нәтиҗәсе ике якка да файда китерә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына интервью биргән Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч билгеләп үтте.

“КАМАЗ” Иран белән хезмәттәшлекне җәелдерә торган эре сәнәгать предприятиесе булып тора. Бу хезмәттәшлек нәтиҗәсе ике як өчен дә файдалы. Ә техник мәсьәләләр, товар сыйфаты һәм башка мәсьәләләр турында ике яклы очрашуларда сүз алып барыла”, – диде Алибеман Эгбали Зарч.

Искәртеп үтәбез: 2016 елның февралендә “КАМАЗ” компаниясенең тышкы сәүдә буенча генераль директоры Рафаил Гафәев үзләренең продукциясен ярты ел эчендә Иран базарына чыгарырга җыенуларын белдергән иде. Биредә берничә йөз йөк машинасы чыгару турында сүз бара. Шулай ук 2017 елда Иранда “КАМАЗ” гавами акционерлык җәмгыятенең автомобильләр җыю производствосын эшләтеп җибәрү планга кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot