news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Иран белгечләре нанотехнологияләр буенча Казанда узачак күргәзмә һәм конференциядә катнаша
Чаралар Татарстан башкаласында 10-13 ноябрь көннәрендә узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә узган II халыкара инвестицияләр форумында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан наноиндустриясенең берничә инновацияле проектын тәкъдим итте. Аларның барысы да сәнәгатьтә кулланышка кертү өчен югары әзерлектә, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Алар арасында “НУРан”җәмгыятенең “Сәнәгать өчен полимер композит материаллар җитештерү” буенча инвестиция проекты, “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең табигый газ эшкәртү буенча “Газ һәм химия-Россиянең киләчәге”, нанокристаллик җепселләрдән полиэтиленпластик материалын җитештерүгә кагылышлы инвестиция проектлары бар. Борис Павловның Иранның “Baspar Nano Bon” компаниясе идарәче директоры Мехди Шди һәм Иран илчелегенең фәнни-сәнәгать бүлеге баш белгече Марьям Фаал белән очрашуы вакытында полиэтиленпластик материалын җитештерүгә кагылышлы инвестиция проекты хакында фикер алышынган. Очрашу ахырында ТР Хөкүмәтенә полиэтиленпластик җитештерү буенча уртак предприятие төзү турында тәкъдимнәр юлларга дигән карарга киленгән.
Форум кысаларында “Parmis Tose Tejarat Ltd.” компаниясе идарәче директоры Надер Таваколи белән очрашу исә ике республика арасында наноиндустрияләр өлкәсендәге инвестиция проектларын гамәлгә ашырудагы хезмәттәшлеккә багышланган. 10-13 ноябрь көннәрендә Татарстан башкаласында “Нанотехнологияләр. Казан-2009” дигән I халыкара күргәзмә һәм “Сәнәгатьтә” нанотехнологияләр” дигән халыкара конференция узачак. Иран вәкилләре бу чараларда к тнашырга теләк белдергән. Очрашуда шулай ук наноиндустрия продукциясен эшләү, җитештерү һәм сату буенча Татарстан-Иран уртак предприятиесен төзү турында килешенгән.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot