Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Болгар дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы интерактив тамаша тәкъдим итте.
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Иран җанатары Болгар ханы сыеннан авыз итте. Бирегә Болгар дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы интерактив тамаша белән килгән иде. Болгар ханы бал-май белән сыйлады.
“Безнең татар җирендә, гадәттә, ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алалар, әмма бүген Болгар ханы бал-май белән сыйлаячак”, - дип мөрәҗәгать итте Болгар ханы һәм бал-май әзерләүгә кереште. Бал-майны әзерләүдә бал һәм майның күпме күләмдә кулланылу серен хәйләкәр хан бөтенләй үк ачып салмады.
“Болгар ата-бабаларыбыз безгә шундый ризык әзерләп калдырган. Болгарга килсәгез, аны әзерләү серләрен белә алачаксыз”, - дип хан бал-майның яшь кияү белән кәләшкә каптырылганын, яңа туган балага, имезүче анага бирелүен әйтте. Шул рәвешле, яңа бала тапкан ана көч туплаган.
Болгар ханы бал-майның тарихы меңнән артык ел белән исәпләнүен әйтте. “Бу бик файдалы, майда холестерин күп диләр, ә бал кешенең яхшы холестерин алуына китерә. Бал – иң яхшы консервант. Кеше үлән чәе белән бал-май ягылган бер бутерброд ашап куя икән, ул тулы бер көнгә энергия алган дигән сүз. Безнең кулинарыбыз Юныс Әхмәтҗанов та “бал-май безнең мең еллык тарихлы продукт” дип билгеләп үткән иде. Бу бөтен витаминнар җыелмасы. Безнең әби-бабайлар да шулай тукланган”, - диде.
Бал-майдан авыз итүчеләргә Иран җанатары Мөхәммәд Резан да кушылды. Үзе өчен яңа сыйны бик ошатып ашады. “Иранлылар тәм-том ярата, алар һәр тәкъдим ителгән нәрсәне гел эмоцияләр белән җылы кабул итәләр. Аларга үлән чәе аеруча ошый, бал-май, бәлки, алар өчен бераз ияләнмәгән ризык булгандыр”, - дип белдерде музейның-белем бирү эшчәнлеге мөдире Ринат Ваһапов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, чемпионат башланганнан бирле, Болгарга чит илләрдән килүче туристлар арткан. “Австралиядән килгән иделәр, бүген алдан заявка белән Һиндстаннан килергә тиешләр. Әмма без чит илдән кунакларның заявкасыз метеор белән килгәннәрен дә күрәбез. Кичә Бөекбританиядән, Канададан җанатарлар килгән иде. Безнең Болгарда һава тәмле. Башка шәһәрләрдән килүчеләр “сездә атмосфера башка төрле, күңелне ача” дип әйтәләр”, - диде Ринат Ваһапов.
Ул, чемпионат кысаларында, туристлар өчен программа белән кабат 4 июльдә килергә ниятләүләрен әйтте. Туристларга борынгы Болгар өстәл уеннарын, сувенирларны урта гасыр технологияләре буенча әзерләнгән буяу белән бизәү буенча мастер-класс үткәрергә ниятлиләр.
Болгар һәрвакыт һөнәрче осталары белән дан тоткан. Бу мәйданчыкта, шулай ук, музей хезмәткәрләре тал чыбыктан кәрҗиннәр үрү, гипстан сувенирларны буяу белән бизәү буенча мастер-класс бирде. “Без шундый формаларны гипстан үзебез ясыйбыз, аннары акрил яки гуашь белән бизибез”, - ди музей хезмәткәрләре.
Тамаша ахырында Болгар ханы изге Болгар җиренең Казаннан 200 км ераклыкта урнашканын билгеләп үтеп, шунда чакырып калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз