news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иран җанатарлары өчен Казаннан махсус авиарейс ачылачак

Ираннан кунаклар килү хөрмәтенә, 19 июньдә Казанда беренче тапкыр җырчы Arash чыгыш ясаячак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Иран җанатарлары өчен Казаннан махсус авиарейс ачылачак, дип хәбәр итә РБК-Татарстан ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка сылтама ясап.

  • Иран – Испания матчы 20 июньдә «Казан Арена» стадионында узачак.

«Без Казанга Ираннан гына да 5 меңгә якын җанатар килер дип көтәбез. Испаниядән 1,5 – 2 мең турист киләчәк», - диде Сергей Иванов.

Иран җанатарлары Казанда үзләрен уңайлы хис итәчәк. Туристлар арасында хәләл ризык таләп итүчеләр дә бар. Алар кафеда сыер һәм сарык итеннән әзерләнгән ризыкларга заказ бирә ала, дип сөйләде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

Ираннан кунаклар килү хөрмәтенә, 19 июньдә Казанда беренче тапкыр җырчы Arash чыгыш ясаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100