news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Зыян күргән тармакларга каралган ярдәм хосусый театрларга да бирелә

Дәүләт театрларына бюджеттан бирелә торган акчалар шул ук суммада калган, бүгенге вазгыятьне истә тотып театрларның дәүләт йөкләмәсенә төзәтмәләр кертелә.

Ирада Әюпова: Зыян күргән тармакларга каралган ярдәм хосусый театрларга да бирелә
Рамил Галиев

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге катлаулы шартларда театрларга туры дотациягә караганда эшләү мөмкинлеге тудыру әһәмиятлерәк дип саный Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул «Татар-информ» да үткән матбугат конференциясендә дәүләти һәм хосусый театрларга ярдәм итү мөмкинлекләре турында сөйләде.

«Дәүләт театрларына бюджеттан бирелә торган акчалар шул ук суммада калды. Хәзер без бүгенге вазгыятьне истә тотып, дәүләт йөкләмәсенә төзәтмәләр кертәбез. Чөнки театраль сезон җиде генә ай булгач, әлбәттә, йөкләмә үтәү турында сүз бара алмый», — диде министр.

Ирада Әюпова әлегә чикләүләр булганда театрларның җәйге ялга китүен һәм июльдән эшли башлаячакларын хәбәр итте. «Шулай итеп җәй хисабына театраль сезонны арттырабыз», — диде ул.

Мәдәният министры күрсәткечләрнең театрга килүчеләр һәм онлайн кулланучылар буенча билгеләнүен искәртте. «Цифрлы ресурсларны кулланучылар саны буенча без планны арттырып үтәдек. Тиз арада онлайн спектакльләр белән акча эшләү өчен инструмент булдыра алуыбыз зур казаныш», — диде Ирада Әюпова.

«Коммерциячел театрлар кыен хәлдә калды. Зыян күргән тармакларга каралган ярдәм хосусый театрларга да бирелә. Штатында хезмәткәрләре булган һәм эш урыннарын саклаган коммерциячел оешмалар хезмәткәрләре өчен бюджет ярдәме алалар. Аренда һәм салым буенча да җиңеләйтелгән шартлар каралган», — дип аңлатып үтте ул.

«Реклама чыгымнары гына кайтарылмый торган акчалар булып тора. Театрларга тамашачыны китерү — актуаль проблема. Без актив сезон башлангач „Татмедиа“ белән берлектә театрларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү чаралары карыйбыз», — дивам итте министр. Ул эшләнми калган акчалар мәсьәләсе буенча сорау ачык калуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100