news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова журналистларга «Нәүрүз school» фестивале турында сөйләде

Фестиваль 10-16 июньдә Казанда узачак.

Ирада Әюпова журналистларга «Нәүрүз school» фестивале турында сөйләде
Рамиль Гали

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре (милли студияләр) фестивален тәкъдим итте. Министрлыкта «Нәүрүз school» I халыкара фестиваль буенча матбугат конференциясе узды.

Фестиваль «Нәүрүз» төрки театрлар халыкара фестиваленнән соң 10-16 июньдә Казанда узачак. «Нәүрүз school» фестивале милли театр мәктәпләрендә белем алучы яшь белгечләрне тәкъдим итү, театраль уку йортлары педагогларына тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булдыру һәм милли театр мәктәпләренең заман шартларындагы проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан үткәрелә.

«Мәдәнияттә дәүләт сәясәтенең төп миссияләренең берсе - кадрлар үстерү һәм аны үстерүне өзлексез камилләштерү. Моның өчен безнең милли кадрларның башка өлкәләрдәге һәм Мәскәүдәге кадрлар белән дә аралашуын тәэмин итәргә тиешбез», - диде Ирада Әюпова.

«Нәүрүз school» фестивалендә К.Жургенев исемендәге Казах милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), Азәрбәйҗан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Университеты (Баку), Россия театр сәнгате институты (ГИТИС, Мәскәү), Арктик дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институты, Казан театр училищесы һәм башка уку йортлары студентларының спектакльләре тәкъдим ителә.

«Милли театрның үз спецификасы, үз теле, үз мәдәнияте бар. Театр программаларында үзеңне табу, барлыгыңны белдерү әһәмиятле. Яшьләргә үз яшьтәшләре куйган спектакльләр кызыклы булачак», - диде мәдәният министры.

  • «Нәүрүз school» фестиваленең төп оештыручысы Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан театр әһелләре берлеге. Фестивальнең бюджеты 12.500 мең сум. Фестиваль Татарстан финанслары хисабына оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100