news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Заманча сәнгать галереясенә үз рәссамнарыбыз да куелырга тиеш дип саный

Мәдәният министры «Со-творение»/ ӨМӘ бөтенроссия плэнер-симпозиумында катнашучылар белән очрашып, рәссамнарның эш юнәлеше һәм аларны борчыган проблемалар турында сөйләште.

Ирада Әюпова Заманча сәнгать галереясенә үз рәссамнарыбыз да куелырга тиеш дип саный
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Заманча сәнгать галереясе Татарстан рәссамнарының күргәзмәләрен оештыра башлады һәм алга таба да шулай булачак. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Заманча сәнгать галереясендә республика рәссамнарына урын булырга тиешлеге турында әйтте.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган «Со-творение»/ ӨМӘ бөтенроссия плэнер-симпозиумында катнашучылар белән очрашып, рәссамнарның эш юнәлеше һәм аларны борчыган проблемалар турында сөйләште.

“Без сезгә эшләрегезне потенциаль сатып алучылар белән коммуникацияләр вәгъдә итә алабыз. Мин горурланып әйтә ала - Заманча сәнгать галереясендә безнең рәссамнарның күргәзмәләре бара. Безнеңчә галереяда Рус музее коллекциясе яки Мәскәү һәм Питер рәссамнарының эшләре генә түгел, үзебезнекеләрнең иҗаты булырга тиеш”, - диде министр.

Ирада Әюпова безнең рәссамнарның күргәзмәләрен оештыру эше системалы барырга тиешлеген ассызыклады.

“Әмма андый күргәзмәләр генә даими коммуникацияләрне алыштыра алмый. Без мәктәпләргә чыгыйк. Без рәссам иҗатын аңлый торган яңа буынны тәрбияләргә тиешбез. Яңа талантларны ачыйк. Без рәссамнарыбызның иҗаты белән кызыксынуны модага кертик”, - дип мөрәҗәгать итте ул рәссамнарга.

Заманча сәнгать галереясендә хәзерге вакытта танылган рәссамнар Илнур Сираҗиев, Равил Заһидуллин, Вера Карасева, Рөстәм Хуҗиннарның шәхси күргәзмәләре бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100