Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова яраткан Тукай шигырен атады
"Безнең заманда бу шигырь популярлык яулый алмаса да, мин аны үзем бик тә яратам", - диде Ирада Әюпова.
(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова яраткан шигыре итеп Тукайның "Тәләһһәф" шигырен атады. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы вакытында сөйләде.
"Кызганычка каршы, безнең заманда бу шигырь популярлык яулый алмады. Мин аны үзем бик тә яратам. "Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?", - ди шагыйрь. Һәм мондый чаралар алар нәкъ җаныбызга мунча булып тора, күңелләребезне пакьландыра", - диде Ирада Әюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз