Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова Якутия белән хезмәттәшлекне фәнни фикерләү аша алып барырга чакыра
Татарстанда Якутия көннәре бара.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанда Якутия көннәренең нәтиҗәсе буларак, ике республика арасында хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре билгеләнер дип өметләнә.
«Мәдәни кодларның трансформацияләнү чорында фәнни фикерләүсез генә булмас. Гыйльми аралашулар артсын иде», — диде ул бүген Казан Ратушасында узган «Якутия — Татарстан» регионара форумында ясаган чыгышында.
«Безне төркилек һәм борынгы заманнарда тәңречелектә булуыбыз берләштерә. Автоном республика статусындагы юбилеебызны да якынча бер вакытта үткәрәбез. Күп милләтле республикалар булсак та, халыкның яртысыннан артыгы сездә якутлар булса, бездә татарлар. Бөтенебез традицияләрне саклау миссиясе белән яши», — диде Ирада Әюпова.
Мәдәният министры Якутия Хөкүмәтенә сабантуй уздырулары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ике халыкның театрлар дус яшәвен билгеләп үтте.
«Якутиядә композитор Рәшит Кәлимуллинның „Ак кояш балалары“ этномюзиклы куелган иде. Яшьләр актив аралаша дә актив аралаша, мәсәлән, Айдар Сөләйманов сездә узган конкурста катнашкан иде», — дип санап үтте ул.
«Без сездән милли кинематография үсешен өйрәнә алабыз. Сез зур уңышларга ирештегез», — диде ул.
Татарстанда Якутия көннәре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз