Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының төп бурычларын искәртте
Ул 2021 ел — Туган телләр елында — төр чаралар буенча Республика планында 143 чара каралганын әйтте.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының төп бурычлары турында бүген Казан Кремлендә киңәшмәдә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
Ул 2021 ел — Туган телләр елында — төр чаралар буенча Республика планында 143 чара каралганын әйтте.
«Татарстанда, Россия һәм дөньяда яшәүче халыклары телләре һәм әдәбиятларын өйрәнү өчен шартлар тудыру кирәк», — диде министр. Бу бурыч туган телләрдә диктантларны, нәфис әдәбият тәрҗемәләрен, телләр көннәрен, шагыйрь, язучылар юбилейларына багышланган кичәләрне, флешмоб, әдәби акцияләрне үз эченә ала.
Ирада Әюпова төрле халыкларның тарихы, традицияләре, мәдәниятләре турында белемнәрне саклау, популярлаштыру буенча фәнни-методик белемнәрне камилләштерергә кирәклеген әйтте. «Россия һәм дөнья халыклары телләре һәм мәдәниятләрен өйрәнүгә балалар һәм яшьләрне җәлеп итү кирәк», — диде министр.
Барлык милләтләрнең традицион мәдәниятләренең үсешенә юнәлдерелгән иҗади башлангычларны хуплап, аларны үстерү кирәклегенә басым ясады. Ирада Әюпова дәүләт бәйрәмнәре, истәлекле даталар, теле-радиотапшырулар, төрле фәнни конференцияләргә игътибар артачагын әйтте.
Татарстанда 3806 мәдәният учреждениесе бар. 164 мәдәни объект төзелгән, 500дән артыгы төзекләндерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз