Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова: Тинчурин театрын музыкаль театр итү буенча карарлар булганы юк
Тинчурин театрында музыкаль спектакльләр генә түгел, төрле жанрларда спектакльләр куелачак.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрын музыкаль театр итү буенча бернинди дә хөкүмәт карарлары булганы юк. ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова “Татар-информ” хәбәрчеләренә Тинчурин театрының статусына бәйле сорауларга ачыклык кертте.
- Соңгы елларда Тинчурин театры базасында Музыкаль театр булдыру буенча фикер алышулар барды. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның эштән китүе мәгълүм булгач, бу тема кабат калыкты.
Ирада Әюпова әйтүенчә, Тинчурин театрының музыкаль булу-булмавы турында соңгы елларда бернинди дә документлар булганы юк.
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елда чыккан карары буенча театрга труппаны көчәйтү максатыннан өстәмә акчалар бүленеп бирелгән иде. Театрның атамасына, репертуар сәясәтенә үзгәрешләр кертү буенча башка карарлар булганы юк. Эмоцияләрдән китеп, фактлар һәм аргументлар белән генә сөйләшергә тәкъдим итәм. Театрда иң мөһиме – иҗат. Иҗат белән шөгыльләник!” – ди министр.
Ирада Әюпова Тинчурин театрында музыкаль спектакльләр генә түгел, төрле жанрларда спектакльләр куелачагын әйтте. “Комедия дә, драма да, трагедия дә, музыкаль спектакльләр дә булыр. Хәзер берничә проект бар. Конкурс аша аларның иң яхшыларын сайлап алабыз да эшлибез. Алар барысы да бары тик татар телендә генә булачак”, - ди ул.
Ирада Әюпова Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев һәм Фәрит Бикчәнтәевларның да спектакль кую мөмкинлеген әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз