news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Тинчурин театры тамашачы өчен кызыклы була башлады

Мәдәният министры театрның бу сезондагы эшчәнлеген уңай бәяләде.

Ирада Әюпова: Тинчурин театры тамашачы өчен кызыклы була башлады
Владимир Васильев

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова фикеренчә, Тинчурин театры тамашачы өчен кызыклы була башлаган. Мәдәният министры журналистлар белән онлайн очрашуда Татарстан театрларының быелгы сезонына нәтиҗәләр ясады.

Ирада Әюпова театрның бу сезондагы эшчәнлеген уңай бәяләде. Театр репертуарында төрле жанрдагы яңа спектакльләр барлыкка килүен билгеләп үтте.

“Театрның үзчикләү алдыннан булган соңгы премьерасы – “Карурман” спектакле яңа тамашачы китерәчәк. Театр беренче тапкыр фэнтези куйды. Халык эпосына мөрәҗәгать бик кызыклы юнәлеш. Бу музыкаль спектакль булуы белән дә кызыклы”, - диде министр.

“Тинчурин театрына игътибар низагларга да бәйле. Шунлык белән дә ул тамашачыга кызык була башлады”, - диде Ирада Әюпова

“Спектакльләрдә бөтен труппаның катнашуы да яхшы. Минем максатым шул иде – труппаны эшкә җәлеп итү. Эш булганда, кешенең тавыш-гаугага вакыты калмый”, - дип нәтиҗә ясады министр.

  • Бу сезонны Тинчурин театры баш режиссерсыз башлады. Бу министрлыкның Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмавына бәйле. 2019-2020 елгы театр сезонында спектакльләрне чакырылган режиссерлар куйды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100