news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова театрларда яшь чикләре дөрес куелмаган спектакльләр булуын әйтте

Бүген Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Ирада Әюпова театрларда яшь чикләре дөрес куелмаган спектакльләр булуын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Республика театрларында 0+ маркировкасы белән куелган спектакльләр арасында яшь чикләре дөрес билгеләнмәгәннәре дә бар. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

"Мәдәният учреждениеләренең репертуарын һәм контентын анплизлап, без 0 дән 3 яшькәчә һәм 14 - 18 яшьлекләр аудиториясенә игътибар җитмәвен ачыкладык. Бүгенге көндә республика театрларында барлык спектакльләрнең 25 проценты "0+" маркировкасы белән тәкъдим ителә. Бу нигездә балалар театрларына карый", - диде Ирада Әюпова.

"Әмма билгеләнгән чикләр һәрвакытта дөрес булмаска да мөмкин. Кайчакта драмаларны һәм гадәти булмаган театраль вакыйгаларны шушы чикләргә кертәләр", - диде министр.



Галерея: Итоговая коллегия Министерства культуры Республики Татарстан
news_right_1
news_right_2
news_bot