Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова: Театрлар август ахырында һәм сентябрьдә ачылачак
Камал театры 21 августтан тамашачыларын кабул итәргә җыена.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт театрлары тамашачыларын кабул итергә әзер, алар август ахырында һәм сентябрьдән ачылачак. Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларның мәдәният учреждениеләренең ачылу шартлары турындагы сорауларына ачыклык кертте.
«Театрлар чикләүләрнең өченче этабына күчкәч кенә ачыла ала. Әлегә Татарстан икенче этапта. Без әлегә Роспотребнадзорның күрсәтмәләрен көтәбез», — диде министр.
Ирада Әюпова театрның сәхнә мәйданчыгы гына түгел, ә аның керү-чыгу юллары, буфеты, гомумән, барлык структураларының эш тәртибе буенча күрсәтмәләр булырга тиешлеген искәртеп үтте.
Галерея: Камал театрының труппа җыелышы
«Без республикада авыручылар саны кимүен күрәбез. Роспотребнадзорның регламенты әзер булгач, без ныклап эшкә керешә алабыз. Билет бер көндә сатыла торган әйбер түгел. Монда әзерлек булырга тиеш. Әлегә билетлар ярты залга гына сатыла», — диде Ирада Әюпова.
Камал театры 21 августтан тамашачыларын кабул итергә җыена. Качалов театры сезоныны 11 сентябрьдә ачачагы турында игълан иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз