news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Театр училищесының яңа директорын профессионал дип атады

Яңа уку елыннан башлап Казан театр училищесын Руфина Таҗетдинова җитәкләячәк.

Ирада Әюпова Театр училищесының яңа директорын профессионал дип атады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесы алга таба Театраль студия юнәлешендә үсәчәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казан театр училищесына яңа директор куелу мәсьәләсен шәрехләде.

«Казан театр училищесына профессионал килә. Руфина Таҗетдинова фәннәр докторы, профессор. Театрны ул җитәкләячәк”, - диде Ирада Әюпова.

“Без актерның студент эскәмиясеннән үк сәхнәне тоемлавы турында сүз алып барылуы турында сүз алып барабыз. Руфина Ринатовна белән очрашуда Театр училищесында укыту барышында театр кую проектларына өстенлек биреләчәген сөйләштек”, - диде министр.

  • Казан театр училищесы коллективына һәм студентларга кичә яңа директоры тәкъдим ителгән. әлеге уку йортын 30 ел дәвамында җитәкләгән Гыйлемхан Мөбәрәкшин үз теләге белән бу вазыйфадан киткән.

Ирада Әюпова алга таба Казан театр училищесы бинасында ремонт мәсьәләсе дә каралачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot