news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Татарстан театрларында хезмәт хакы түләү системасын яңадан карарга ниятли

Бу вазгыять турында фикерләшү өчен Әюпова Татарстан Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева белән очрашкан.

Ирада Әюпова Татарстан театрларында хезмәт хакы түләү системасын яңадан карарга ниятли
Рамиль Гали

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова театрларда хезмәт хакы түләү системасын яңадан карарга ниятли. Хәзер республикада шәһәр һәм муниципаль театрларда эшләүче белгечләрнең хезмәт хаклары арасында аерма зур. Бу вазгыять турында фикерләшү өчен Әюпова Татарстан Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева белән очрашкан. Бу турыда министр “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Без галстука" проекты өчен биргән интервьюда сөйләде.

"Тиешле дәрәҗәдә белеме булган белгеч, артист кайда эшләвенә карамастан, тиешле хезмәт хакы алырга тиеш. Хезмәт хакы 4 тапкыр дифференциацияләнә икән, бу дөрес түгел. Әгәр синең билгеле бер күләмдә компетенцияләрең булса, әгәр син, чыннан да, талантлы кеше икән, зур булмаган муниципаль театрда эшләсәң дә, шабашкаларга йөрмәс өчен, хезмәтең лаеклы бәяләнергә тиеш”, - дип ачыклык кертте Әюпова.

Татарстанда мәдәният өлкәсенең башка тармакларында вазгыять азмы-күпме тигез көйләнгән, әмма театр-тамаша күрсәтү учреждениеләре мәсьәләсе фикер алышуга куелачак. Бу мәсьәлә артистларга гына түгел, ә грим салучы, декоратор, сәхнә монтажлаучы һәм башка театр белгечләренә дә кагыла, диде ул.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100