news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

25 март - мәдәният хезмәткәрләре көне.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Бүген Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

“Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Сезнең күп яклы иҗади хезмәтегез, безнең республикада яшәгән халыкларның тарихи-мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә керткән өлешегез зур ихтирамга лаек. Сез күңел байлыгыгыз белән уртаклашасыз”, - ди министр.

“Ил тарихында мәдәниятнең роле бәяләп бетергесез. Быел без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР лешуның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу елларда көчебезне тупларга, фронтларда җиңү яуларга, соңрак эре төзелешләрдә сәнгать ярдәм итте. Сезнең миссия бәяләп бетергесез. Мәдәниятнең дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешенә кертелүе юкка түгел”, - диелгән тәбрикләүдә.

Министр үткән елда Татарстан халкының һәм кунакларының мәдәни учреждениеләрендә 28 млн. тапкырдан артык булуларын искәртә һәм моның эш нәтиҗәсе күрсәткече булуын билгеләп үтә. Ирада Әюпова мәдәният йортларында, китапханәләрдә, театрларда музейларда, балалар сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләргә рәхмәтләрен җиткерә.

“Хөрмәтле хезмәттәшләр, хезмәтегез, иҗатыгыз өчен рәхмәтләремне кабул итегез! Коронавирус куркынычына бәйле рәвештә ябылган мәдәният учреждениеләре дә сезне туктата алмады – сез кешеләрне онлайн-спектакльләр һәм виртуаль экскурсияләр белән сөендерәсез”, - ди Ирада Әюпова.

“Эшчәнлегегез тирә-яктагыларга һәм үзегезгә дә шатлык китерсен! Сезгә иҗади энергия, кыю идеяләрегезнең һәм яңа проектларыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек һәм муллык телим”, дип тәмамлана мәдәният министрының бәйрәм котлавы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100