news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Татарстан дөньядагы актуаль татар мәдәниятенең үзәге булырга тиеш

Татарстан мәдәният министрлыгы стратегик үсеш планы проектын тәкъдим итте.

Ирада Әюпова: Татарстан дөньядагы актуаль татар мәдәниятенең үзәге булырга тиеш

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан дөньядагы актуаль татар мәдәниятенең үзәге булырга тиеш – бу республика мәдәният министрлыгы йөз тоткан максатларның берсе. Бүген мәдәният министрлыгы иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә 2020-2025 елларга һәм 3030 елга кадәр стратегик үсеш планын карады, өстенлекле юнәлешләр буенча фикер алышты.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләргә кагылышлы мәкаләсе министрлыкка эш юнәлешен билгеләгәндә ышаныч өстәгәнлеген әйтте. “Татарстан Президенты республиканың дәүләт сәясәте асылын традицияләрне саклап киләчәк буыннар өчен алдагы көнгә ышанычны тәэмин итүдә күрә”, - диде ул.

“Без стратегиянең ике контурын билгеләдек. Тышкы контурны карасак, безнең мәдәният - дөнья мәдәниятенең, гомумроссия мәдәниятенең бер өлеше. Татарстан дөньядагы актуаль татар мәдәниятенең үзәге булырга һәм ул традицияләргә һәм кыйммәтләргә ихтирамга нигезләнергә тиеш”, - диде министр.

“Традицияләр безнең өчен актуаль һәм заманча булырга тиеш. Традицияләр яшь иҗатчыларны илһамландырсын иде һәм алар традицияләр нигезендә иҗат итсен иде”, - дип ассызыклады мәдәният министры.

Стратегиянең эчке контурына килгәндә, мәдәният министрлыгы үз эшчәнлеген кешеләргә иҗат мөмкинлеге тудыруда күрә. “Без үз җиребездә кешеләргә иҗади үсеш мөмкинлекләре тудырырга тиеш. Бәхетле кеше ул иҗат мөмкинлеге булган кеше. Бөтен кеше талантлы. Кешегә талантын иҗатка күчерергә мөмкинлек бирәсе иде”, - диде Ирада Әюпова.

“Талантлы яшьләребезгә республикада үзен табарга мөмкинлек бирәсе иде. Без талантлы яшьләребезне бирегә кайтарырга телибез”, - диде министр министрлыкның стратегик үсеш стартегиясенә багышланган чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100