news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Татарча өйрәнергә татар театрын яратуым этәрде

Татарстан мәдәният министры татар театрларының премьераларын карап барырга тырыша.

Ирада Әюпова: Татарча өйрәнергә татар театрын яратуым этәрде
Рамиль Гали

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең татарча өйрәнүен татар театрына бәйләп карый. Бу хакта ул журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Татарча өйрәнергә мине министрлыкта эшләүдән бигрәк, татар театрын яратуым этәрде. Театр сәхнәсеннән ишетелгән текстны аңлап ләззәтләнергә теләдем һәм тырышып татарча өйрәндем. Мин Камал театры спектакльләрен яратам, Тинчуринга да йөрим. Миңа бу бик ошый», — диде ул мәдәни чараларның тел мәсьәләсенә кагылган сорауларга җавап итеп.

Ирада Әюпова үзенең Бакуда туып үсүен һәм Россиягә килгәндә татарча белмәгән булуын әйтте. «Татарчаны соңгы җиде елда өйрәндем һәм мин аны хәзер яхшы беләм. Ләкин сөйләшә башлагач уңайсызланам — шул кыенлык тудыра», — диде ул.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова татар театрларының премьераларын карап барырга тырыша. Министр Камал һәм Тинчурин театрларының соңгы премьералары белән таныш.

Бүген, 22 декабрь — Татар театрының туган көне.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100