news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: татар әсәрләре тәрҗемәдә иң яхшы театрларда куелсын иде

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы тәмамланды.

Ирада Әюпова: татар әсәрләре тәрҗемәдә иң яхшы театрларда куелсын иде
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучыларының әсәрләре тәрҗемә ителеп дөнья югарылыгына чыгарга, татар пьесалары тәрҗемәдә иң яхшы театрларда куелырга тиеш. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Бу яктан уңай мисал итеп Миләүшә Хабетдинова тырышлыгы белән Аяз Гыйләҗев китапларының төрек, венгр телләренә тәрҗемәсен китерде. 

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы тәмамланды.

Коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100