Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова татар композиторларының иҗаты фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелүен әйтте
Мәдәният министры сүзләренчә, хәзер музыка мәктәпләрендә милли әсәрне уйнау стандартка кермәгән.
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының иҗатлары фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелә дигән фикердә. Бу турыда ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында сөйләде.
“Кызганыч, без традицияләребезне оныта барабыз. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов һ.б. татар композиторларының иҗатлары фән дәрәҗәсендә аз өйрәнелә. Аңлыйм, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге белем бирү өстәмә генә. Шуңа да карамастан, фәнни нигездән башка алга таба бару кыен”, - диде Ирада Әюпова.
“Мин үзем дә Азербайҗанның музыка мәктәбендә укыдым. Имтихан программасында милли әсәрне уйнау мәҗбүри каралган иде. Хәзер исә музыка мәктәпләрендә мондый стандартлар юк”, - дип сөйләде Ирада Әюпова.
“Музыка сәнгатенең үсеше традицияләрне сызып ташлый алмый. Без тарихи үткәнебезне бик яхшы дәрәҗәдә белергә тиеш”, - диде мәдәният министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз