news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Татар китабы йорты һәм аның яңа директоры белән таныштырды

Татар китабы йортында китап кибете, медиа-үзәк, типография, экспозиция заллары, китапханә һәм башкалар урын алган.

Ирада Әюпова Татар китабы йорты һәм аның яңа директоры белән таныштырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова журналистларга Татар китабы йортының яңа директоры Луиза Янсуарны тәкъдим итте. Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Татар китабы йорты ачылуга багышланган матбугат конференциясе оештырылды.

Ирада Әюпова журналистларны Татар китабы йортына директор итеп билгеләнгән шагыйрә Луиза Янсуар белән таныштырып үтте. Аны сайлаганда иҗади кеше булуына игътибар ителүен ассызыклады.

“Ниһаять, Шәриф Камал музее бинасы реконструкцияләнеп файдалануга тапшырылды. Аның музеефикация эшләре дә тәмамланып килә. Без хәзер тагын бер мәдәни үзәгебезне булдырдык”, - дип бина белән таныштырды Гөлчәчәк Нәҗипова. Ул Шәриф Камал мемориаль фатирын үз эченә алган музейга Татар китабы йорты исемен Ренат Харис һәм Разил Вәлиев тәкъдим итүен искәртеп үтте.

Луиза Янсуар (Шарова) Татар китабы йортының концепциясе, максатлары һәм бурычлары белән таныштырды.

“Ни өчен нәкъ менә Шәриф Камалның музее ачылган булуын мин заманында аның фатирының замандашлары өчен ачык булуыннан күрәм. Биредә Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим кебек язучылар, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров кебек композиторлар җыелган”, - дип аңлатты ул.

Татар китабы йортында китап кибете, медиа-үзәк, типография, экспозиция заллары, китапханә һәм башкалар урын алган.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100