news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.

Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте
Султан Исхаков/архив

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татар эстрадасының ике проблемасын аерып күрсәтте. Беренчесе – контент, икенчесе – алга этәрү. Талантлы җырчыларны күрсәтә белү, чыннан да, зур игътибарга лаек проблема. Бу фикерен ул бүген мәдәният темасына язучы журналистлар белән очрашуда әйтте.

“Эстрада - ул бизнес. Әмма монда башка проблема бар – татар эстрадасының репертуар сыйфаты. Бу проблема бик актуаль. Бездә татар эстрада ихтыяҗы өчен музыка язучы композиторлар да күп түгел. Күп артистлар кабатлап җырлау белән шөгыльләнәләр. Монда авторлык хокукларын бозу да бар”, - диде ул.

Мәдәният министры 2018 елда “Барс-медиа” белән берлектә “Сайра” конкурсы уздыруны искәртеп узды. “Бик күп талантлы башкаручылар бар, тик аларның да күбесе стереотиплар эчендә яши”, - диде ул. Ирада Әюпова бу проектны дәвам итү кирәклеген әйтте.

Ирада Әюпова контент булдыруны җыр текстлары һәм музыкага гына кайтарып калдырмыйча, аранжировкалауга да игътибар юнәлтү кирәк дип саный.

  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова квартал саен мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очраша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100