news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова Татар Чаллысы авылында илкүләм проект буенча яңартылган клубны карады

Ял һәм күңел ачу үзәген яңартуга 14 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.

Ирада Әюпова Татар Чаллысы авылында илкүләм проект буенча яңартылган клубны карады
«Менделеевские новости»

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Республика мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның Менделеевск районындагы Татар Чаллысы авылы Мәдәният йортында булды. Быел биредә «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә капиталь ремонт үткәрелгән. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза.

Ял һәм күңел ачу үзәген яңартуга 14 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.

Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова мәдәният объекты буенча экскурсия үткәрде.

Биредә капиталь ремонт эшләре 2020 ел башында башланып киткән, объект быелның августында ачылган. Күп функцияле үзәк авыл кешеләре өчен зарыгып көтеп алынган вакыйга булган.

Клубта берничә функциональ зона: иҗат студиясе, тренажерлы спорт залы, китапханә һәм иркен концерт залы бар. Биредә сәхнәне тулысынча алыштырганнар һәм тамашачылар залын (ул хәзер 185 кешене сыйдыра) киңәйткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot