news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова TAT CULT FEST фестивале үзен таныту буенча актив эшли дип саный

Казан Кремлендә 30 августта көн дәвамында TAT CULT FEST халыкара татар мәдәнияте фестивале барды.

Ирада Әюпова TAT CULT FEST фестивале үзен таныту буенча актив эшли дип саный
архив/Султан Исхаков

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). TAT CULT FEST халыкара татар мәдәнияте фестивален оештыручыларның зур уңышы – алар фестивальне таныту һәм алга этәрү буенча активлыгы. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казан Кремлендә үткән фестиваль турында фикерләрен җиткерде.

“Егетләр фестивальнең бик кызыклы реклама ролигын әзерләгән иде. Фестивальне күрсәтә белү дә зур әһәмияткә ия. Мин милли мәдәниятебезне шулай күрсәтә алуыбызга сөенәм. Безнең милли музыкабыз, татар телендә яңгыраган бу җырлар кешеләргә кирәк. Шуны күреп тору киләчәккә ышаныч уята. Димәк, киләчәгебез бар. Биредә төрле яшьтәге аудитория җыелган”, - диде мәдәинят министры.

Ирада Әюпова параллель рәвештә Камал театры янында да кызыклы чыгышлар булуын, төрле халыкларның мәдәнияте тәкъдим ителүен һәм тамашачының сәгатьләр дәвамында сокланып күзәтүен тасвирлады. “Мәдәниятебезнең төрле булуы зур әһәмияткә ия. Эстрада да булсын, фольклор да, без үзенчәлегебезне сакларга тиеш”, - диде ул.

  • Казан Кремлендә 30 августта көн дәвамында TAT CULT FEST халыкара татар мәдәнияте фестивале барды. Фестиваль чаралары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100