news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова тарихи мифларны тарата

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә “Тарихи бранч” проектын башлап җибәрде.

Ирада Әюпова тарихи мифларны тарата
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тарихны мифлардан арындырып, бары тик документлар аша гына үзеңчә күзаллап буламы? Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа бинасында оештырылган “Тарихи бранч” клубының төп максаты шушы. “Сер түгел – без мифлар белән яшибез. Хакыйкый мәгълүмат буенча үз фикереңне булдыру һәм үзеңчә карар кабул итү – ирекле булу ул. Ирекле кеше мәгълүмат алып, үз нәтиҗәсен чыгарырга тиеш, – диде республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова яңа проектны башлап җибәргәндә. – Бу проектыбыз кысаларында сез теләсә нинди тематика буенча документлар белән танышып, үз нәтиҗәләрегезне чыгара аласыз. Архивистлар бәя бирми, бары тик үз нәтиҗәләрегезне чыгарырга гына мөмкинлек бирә”.

“Тарихи бранч” – татар тарихына багышланган яңа форматтагы клуб. Клуб очрашуларын айга бер мәртәбә шимбә көнне иртәнге якта уздырачак. Бранч булгач тарихи әңгәмәләр янына архив кофесы да тәкъдим ителә, әлбәттә.

Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты. Модераторлар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчеләре Тәбрис Яруллин белән Айрат Фәйзрахмановлар.

Лекторийның беренче темасы – “Татарлар һәм революция” иде. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, төбәк өйрәнүче Илья Евлампиев, профессор, тарих фәннәре докторы Диләрә Госмановалар моннан 100 ел элек – революция чорындагы Казан һәм татарлар тормышы турында кызыклы мәгълүмат белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.

Республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты лекторийга 1917 елгы һәм Октябрь революциясе белән бәйле тарихи документлар күргәзмәсен әзерләгән иде.

Ирада Әюпова әйтүенчә, киләсе утырыш гаилә, шәҗәрләр, татар йолалары темасына багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100