news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Сайлауга килеп һәркем үз хокукларын яклый

«Республикада яшәүче һәркем тавыш бирергә тиеш дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

Ирада Әюпова: Сайлауга килеп һәркем үз хокукларын яклый
https://vatantat.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 12 сентябрьдә, Казанның 258 номерлы сайлау участогында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тавыш бирде. Бу турыда «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, «сайлауга килеп һәркем үз хокукларын яклый». «Безнең әби-бабайлар да үз хокукы өчен көрәшкән. Сайлаган кешеләребез белән киләчәктә бергәләп эшлиячәкбез. Сайладым да бетте түгел. Тормыш дәвам итә. Кешеләр дә үзләре сайлаган депутатлар аша проблемаларын хәл итә ала», — диде министр.

«Без тавыш биреп кенә калмыйбыз, балаларыбыз киләчәген кайгыртабыз. Республикада яшәүче һәркем тавыш бирергә тиеш дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100