news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова “Нәүрүз” форумында онлайн театр тематикасын яктыртырга тәкъдим итте

Быел “Нәүрүз” форумы 8 – 17 июнь көннәрендә онлайн узачак.

Ирада Әюпова “Нәүрүз” форумында онлайн театр тематикасын яктыртырга тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова “Нәүрүз” халыкара театр онлайн-форумы кысаларында театрларның онлайн эшләве тематикасын яктыртырга тәкъдим итте. Бу хакта мәдәният министры “Татар-информ”да “Нәүрүз” халыкара театр форумына багышлап уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Нәүрүз” театр форумына тугыз тема алынган. Мин аларга тагын берне – онлайн-театрны өстәр идем. Без бу өлкәдә күпмедер тәҗрибә тупладык – артистлар онлайн әкияләр укыдылар, мәсәлән. Ләкин авторлык хокуклары белән бәйле зур катлам проблемалар белән дә очраштык”, - диде Ирада Әюпова.

Фәрит Бикчәнтәев форум кысаларында 15-17 июньдә фәнни онлайн-конференция каралганлыгын искәртеп үтте. Әлеге конференциядә онлайн спектакльләр күрсәткәндә килеп чыккан проблемалалар турында да фикер алышу булачак икәнен әйтте. 

Быел “Нәүрүз” форумы 8 – 17 июнь көннәрендә онлайн узачак. Форумның педагоглары Германия, Колумбия, Польша һәм Россиядә билгеле белгечләр. Форум һәм конференция рус һәм инглиз телләрендә уза дип билгеләнгән.

Форумда катнашучылар өчен мәдәни программа буларак Камал театры спектакльләре тәкъдим ителәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot