news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Җәмгыятьнең рәссам иҗатына ихтыяҗы булырга тиеш

Татарстанда «Со-творение»/ ӨМӘ бөтенроссия плэнер-симпозиумы бара.

Ирада Әюпова: Җәмгыятьнең рәссам иҗатына ихтыяҗы булырга тиеш
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кешеләрдә матурлыкка омтылыш тәрбияләү өчен рәссамнарга бик күп эшләргә туры киләчәк. Бу юнәлештә мәдәният министрлыгы рәссамнарга ярдәм итәргә әзер. Мәдәният министры Ирада Әюпова бу хакта Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган «Со-творение»/ ӨМӘ бөтенроссия плэнер-симпозиумында катнашучылар белән очрашу вакытында әйтте.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республика кунагы – Коми Республикасының мәдәният, туризм һәм архив эшләре министры Сергей Емельянов рәссамнар белән аралашырга Казанның Фукс бакчасына килделәр. Биредә Россиянең төрле регионнарыннан килгән рәссамнар иҗат иттеләр, шәһәр кешеләре белән аралаштылар.

“Без рәссамнар берлекләрен финанслау юлына басмадык, без максатчан субсидия тәкъдим итәбез. Республикада рәссамнарның биш берлеге бар һәм аларның һәрберсе грантларга дәгъва итә ала”, - дип аңлатып үтте Ирада Әюпова Комидан килгән коллегасына.

“Сез тирәлек булдырырга телисез икән – без сезнең белән. Ә хезмәт хакы гына алырга телисез икән – бу гадел түгел. Без сезнең белән бергә мәдәни продуктларга ихтыяҗ булган шушы системаны булдырырга тиешбез”, - диде Ирада Әюпова рәссамнарга.

“Матурлык мәдәният учреждениеләрендә генә калмасын иде. Ул кешеләрнең тирәлегендә һәм күңелләрендә булсын иде”, - диде министр. Ул яшь буынны тәрбияләү өчен рәссамнарны мәктәп балалары белән дә эшләргә чакырды.

28 июльдә Заманча сәнгать галереясендә пленэр-симпозиумда катнашучыларның күргәзмәсе ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100